Шөгер мәктәбе коллективыннан һәм мәктәп укучысы Саматтан хәрби операциядәгеләргә ярдәм
Шөгер мәктәбе махсус хәрби операция зонасына 600 килограммнан артык гуманитар йөк җибәрде, алар арасында Самат Галимов ясаган мөһим, әһәмиятле җайланмалар да бар
В. П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе коллективы, укучылар һәм аларның әти-әниләре ярдәмендә махсус хәрби операция зонасына 600 килограммнан артык гуманитар йөк җыйдылар. Әлеге игелекле гамәлне нидән башладылар, ничек башкарып чыктылар – болар хакында Шөгер мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наилә Исмәгыйлова белән сөйләшәбез.
“Безнең мәктәптә патриотик тәрбия эшенә зур игътибар бирелә. 22 февральдә мәктәптә традицион рәвештә “Зарница” җыр һәм саф рәтләр смотры узды. Чара безнең мәктәпне тәмамлаган, хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә һәлак булган Ринат Бекмурзин һәм Айрат Воевода истәлегенә багышланды. “Зарница” вакытында мәктәптә гуманитар ярдәм җыячакны хәбәр иттек. Моны барысы да хуплады”, - дип сөйли Наилә Фәритовна.
“Зарница”да гуманитар ярдәм җыю турында белдерү ясаганчы, ул башта ярдәмне җыю патриотик айлык барышында урындлы булыр дип, мәктәп директоры Гөлнара Низамовага мөрәҗәгать иткән, директор хуплаган. Аннары Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин белән сөйләшкән. Әлбәттә, берничә мәртәбә гуманитар ярдәм озаткан Радик Нәҗипович бу тәкъдимне кабул иткән һәм бу эштә координатор рәвешендә үз ярдәмен күрсәткән. “Авыл башлыгы барысын да аңлатты, кая тапшырырга икәнен әйтте, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде”, - ди Наилә ханым.
Гуманитар ярдәм турында белдерү ясаганнан соң эш башлана. Кирәкле әйберләр исемлеген баштан ук хәбәр итәләр, тиз бозыла торган әйберләрне алмаячакларын кисәтеп куялар. Көндәлек кирәк-яраклар, медикаментлар һәм азык-төлек шактый җыела. “Бер тартмага шырпылар гына тутырдык. Икенче тартмада медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазлар: шприцлар, бинтлар, системалар һәм башкалар. Азык-төлекне аерым тартмага төядек. Шулай итеп 3 көн дигәндә без күп итеп гуманитар йөк туплый алдык. Булышучы һәркемгә зур рәхмәт”, - ди Наилә ханым.
Әти-әниләр хәтта өр-яңа мендәрләр, одеяллар да китергән. Шулай ук җылы киемнәр, носкилар, футболкалар, балаклавалар да булган. Шәхси гигиена чаралары да МХО – өчен кирәкле әйберләр, алар да тартмаларга төялгән.
Әлбәттә, шыплап тулган тартмалар эчендә сыйныф укучыларыннан хатлар да куелган. Шулай итеп, һәр сыйныфтан 3-4 тартма гуманитар йөк җыелган.
Гуманитар йөкне мәктәпнең “яшь армиячеләре” (юнармейцы) Наилә Исмәгыйлова җитәкчелегендә шәһәрдәге “Своих не бросаем” волонтер штабына китереп тапшырганнар.
Саматтан – “хвостовик”
Гуманитар йөктә СВО хәрбиләре өчен кирәкле әйберләр – “хвостовик”лар һәм “накольниклар” була.
Махсус хәрби операция безгә сугыш хәрәкәтләренең хәзер бөтенләй башкача икәнен күрсәтте. Дроннар, квадрокоптерлар җәлеп ителә. Дроннардан граната ыргыту системасы да барлыкка килде. Граната төгәл очсын өчен, аңа минаныкы кебек “койрык” (хвостовик) беркетәләр икән. Менә шушы җайланмаларны ясау серенә Шөгер мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Самат Галимов алына.
Әүвәл ул Шөгер мәктәбендә эшләп килүче “Үсеш ноктасы” үзәгендә укытучы Ришат Шәмсетдинов белән сызымнар сызып, проект башлыйлар. “Әлеге проектны алар җентекләп өйрәнделәр, эшкәрттеләр, 6 айлап вакыт киткәндер моның өчен”, - ди Наилә Фәритовна.
Аннары снарядлар өчен җайланмаларны 3D-принтерда ясап, беренче партиясен җибәрәләр һәм аларның сызымнары дөрес булуына инаналар. Шуннан соң Самат үзенә 3D-принтер алып, өендә ясый башлый.
Әлеге универсаль “хвостовиклар” һәм “накольниклар” очыш вакытында боеприпасларны тотрыкландыра, солдатларны хәрби операциядә өстәмә куркынычсызлык белән тәэмин итә.
Дөрес, әлеге мөһим элементларны ясау күп вакытны ала. Тик Саматны бу гына туктата алмый. Тырыш, белемлелек сыйфатлары туплаган егетебездә Ватанны ярату, патриотлык хисләре көчле.
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 7 март санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев