Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

Хәрби якташыбыз МХО зонасында игелекле ярдәменнән ташламый

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Илдар телефоннан әнисе белән сөйләшкәндә “Әни, минем өчен борчылма, барысы да яхшы минем” дип, әнисен борчымаска тырыша.

Кешеләргә булышу, изге эш эшләү кебек сыйфатлары булган Илдар хәрби операция зонасында да ярдәменнән ташламый. Ул “Ашыгыч ярдәм” машинасында эшли, яралыларны яу кырыннан алып чыга, беренче ярдәм күрсәтергә ашыга, шулай ук солдатларны хәрби госпитальләргә илтеп тапшыру да – аның җаваплылыгында.

МХО зонасына киткәнче ул Лениногорск “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә шофер булып эшләгән. “Монда (СВОда) шушы вазифаны башкару минем өчен чит юнәлеш булмады, хәрбиләрне тиз арада госпитальгә илтеп җиткерергә кирәк дип тырышабыз”, - ди Илдар.

Ул 1981 елда Димитровград шәһәрендә туа, тик 2нче сыйныфтан язмышы Шөгер белән бәйләнә. Гаиләдә ике бала үсәләр, үзеннән 7 яшькә кечерәк булган сеңелесе бар. Мәктәпне тәмамлагач, Зеленая Рощадагы СПТУда укый. Аннары Мәскәү асты (Подмосковье) тирәсендә армия хезмәтен үтәп кайта. Колхозда шофер булып эшли, соңрак Лениногорскида “ашыгыч ярдәм” бригадасында машина йөртүче була.

2023 елның 8 июлендә контракт төзеп, хәрби операция зонасына китә. “СИМ” позывное ала. Алда язганымча, “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртә.

“Ул китеп, озак та үтмәде кызымның ире дә китте. Әни кеше өчен бик зур авырлык бу хәлләр, - дип сөйли Әминә Сәйфетдинова. – Аннары үзем дә чир белән көрәшә башладым. Безгә бары түзәргә генә кала. Берүк исән-сау булып, барысы да тиз арада җиңү белән өйләренә кайтсыннар дип теләк телим. Җае булганда, телефоннан сөйләшкәндә, әни, минем барысы да нормально, ди. Кызым абыйсы белән, ире белән кайчакта видеоэлемтә аша сөйләшә. Хәбәре булса, мин нык шатланам, әни кеше өчен иң кирәклесе”, - ди Әминә апа.  

Әйе, аңа Ходай сабырлык бирсен, бер яктан улы, икенче яктан кияве МХО зонасында  булу – бер дә җиңел түгел. 

Илдар кыска вакытлы ялда ике тапкыр булып киткән. Аның әйтүенчә, гуманитар ярдәм ул хезмәт иткән җиргә килеп җитми икән. “Лениногорскидагы “Хәрби туганлык” оешмасыннан Артур Якупов гуманитар йөк китергән иде. Аңардан кирәкле әйберләр: машина майлары, антифриз, фильтрлар, жгутлар, физраствор алдым. Һәм Зеленая Роща мәктәбе коллективыннан да гуманитар ярдәм алып килде. Артурга бик зур рәхмәт”, - ди Илдар.

“СИМ” позывнойлы хәрби кыска вакытлы ялга кайткач, Иске Шөгер мәдәният йортында аның белән очрашу уздырдылар. Очрашуга хәрбинең әнисе Әминә апа, яшь буын, өлкәнрәк яшьтәге авылдашлар, шулай ук “Хәрби туганлык” оешмасыннан Артур Якупов килгән. 

“Укучылар солдатның сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар. Ул үз чиратында укучыларда һәрвакыт патриотик хисләр, туган якны, әти-әнине хөрмәт итү сыйфатлары беренче булуын теләде”, - ди авыл башлыгы Лилия Шиһапова.

Илдар кебек батыр ул үстерүе өчен әнисенә рәхмәт сүзләре белдергәннәр һәм истәлеккә фотога төшкәннәр.

Шундый кыю ир-егетләр булганда, безнең илебездә тынычлык булыр. Хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең шатланып, туган ягыбызга кайтуларын телибез.

 

Розалия Мостафина

фотолар: авыл җирлегеннән

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Лениногорск хәрби комиссариаты Шашин урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефоннар: 8 (85595) 5-08-94, 5-08-96, 5-19-22.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев