Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Гали Шарапов: “Ќђен ни эшлђгђнне – кыш тикшерђ”

Тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына китереп булмый. Көнкүреш җиһазларының күбесе шуңа бәйле. Электр энергиясеннән файдаланганда бу турыда уйламыйбыз. Әмма ут сүнсә яки электр энергиясен кабул итү җайланмаларына зыян килсә, электр челтәрләре предприятиесенә ашыгабыз. Районны электр энергиясе белән тәэмин итүдә фидакарь хезмәт ияләренең никадәр тырышып көч куюы турында күпләр белмидер...

Тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына китереп булмый. Көнкүреш җиһазларының күбесе шуңа бәйле. Электр энергиясеннән файдаланганда бу турыда уйламыйбыз. Әмма ут сүнсә яки электр энергиясен кабул итү җайланмаларына зыян килсә, электр челтәрләре предприятиесенә ашыгабыз. Районны электр энергиясе белән тәэмин итүдә фидакарь хезмәт ияләренең никадәр тырышып көч куюы турында күпләр белмидер әле. Лениногорск район электр челтәрләре предприятиесенең Лениногорск участогы мастеры Гали Хәмит улы Шарапов белән әңгәмә шул хакта.


- Гали Хәмитович, үзегез һәм үз бригадагызның эшчәнлеге белән якыннан таныштырып үтсәгез иде...

- Тумышым белән Лениногорск районы Иске Куак авылыннан. Әти-әнием Сарабикколдан. Шәһәребездәге нефть техникумын тәмамлап, хезмәт юлымны Лениногорск район электр челтәрләре предприятиесендә электромонтер буларак башладым. Тәҗрибә туплагач, мастер итеп куйдылар. Үз эшемне яратып башкарам. Электр линияләренең нечкәлекләренә төшенергә, остазым Миргасыйм Сафиуллин, Нина Тимофеева ярдәм итте. Аларга рәхмәт. Эшкә мәхәббәт тәрбияләп, каты бәрелмичә, җиңел генә барын да үзләштерергә, тәҗрибә туплауда ярдәм күрсәтте. Инде 30 елдан артык монда эшлим. Улым Марат та минем юлны сайлады.

Безнең бригада, нигездә, электр, кабельле, һава (воздушный) линияләренә ремонт ясау, трансформатор подстанцияләрен тикшерү, яңарту, төгәлрәк итеп әйткәндә, капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнә.

- Мастер булу кыенмы?

- Әлбәттә, җиңел түгел. Дөресен генә әйткәндә җиңел эш беркайда да юк. Кыен булудан тыш, иң элек, бик җаваплы һәм четерекле эш. Кыенлыгы - уртак тел табуда. Үзеңнең бригада егетләренә нидер өйрәткәнче башта бу эшне үзеңә аңларга, белергә кирәк. Шушы эштә кайнамаган энергетик башкаларны өйрәтә алмый ул.

- Бригадада ничә кеше эшли?

- Коллектив әллә ни зур түгел, 13-15 кеше. Без хезмәт күрсәтә торган объект - 228 километрлы электр линияләре. Лениногорск районының яртысы безнең карамакта дигән сүз. Моннан тыш, тагын 2 участок (Сарабиккол һәм Зеленая Роща) бар. Районның калган объектлары алар җилкәсенә төшә.

Коллективның өчтән бер өлешен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Шөгер, Керкәле авылыннан да килеп эшләүчеләр бар. Эшләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Хезмәт хакы тотрыклы. Хезмәтчәннәр кышкы һәм җәйге эш киемнәре, эш җиһазлары белән тәэмин ителеп тора.

Предприятиедә Рамил Хисамов, Вадим Кузьмин, Хәким Шәфыйков кебек тырыш хезмәтчәннәр булганда эшнең кыенлыгы сизелми. Берсен мактасаң, икенчесе кала дигәндәй, барысы да әйбәт эшли. Һәрберсе тырыш, эшкә җаваплы карыйлар. Киңәшләшеп, бердәм, тату коллектив булып эшлибез.

- Быел ниләр эшләргә өлгердегез һәм киләчәккә планнар нинди?

- Энергетикларның тормышы янгын сүндерүчеләрнекенә охшаган. Һава торышы нинди булуга карамастан, авария булган очракта, диспетчердан шалтырату килеп ирешү белән көндезме, төнләме юлга чыгарга туры килә. Авария тууга һава шартларының "киреләнүе" дә еш кына сәбәпче була.

2009-2010 елларда Тимәш, Ромашкино, Зәй-Каратай, Куакбаш, Сугышлы, Керкәле, Иске Шөгер, Шөгер поселогы, Бәкер, Сарабиккол, Мичурин авылларында электр чыбыкларын кабельле линияләргә алыштырдык. "Хәзер утлар сүнеп борчымый, рәхәт", ди анда яшәүчеләр. Ремонт эшләрен җәен башкарабыз. Җәен ни эшләгәнне - кыш тикшерә.

Авария - ремонт кермәгән линиядә генә була. Ә иске линияләрне төптән яхшылап төзекләндерү зур чыгымнар таләп итә. Мисал өчен, Зәй-Каратайда электр линияләрен алыштыру якынча 18 миллион сумга төште.

Быел Дурасово авылында яңа линия суздык. Электр энергиясен җавапсыз кулланучылар арту сәбәпле, исәпләү приборларын урамдагы баганаларга урнаштыра башладык. Бу эш киләчәктә дәвам итәр дип уйлыйм. Чөнки утка түләмәгән җавапсыз кулланучыларның утын сүндереп китүебез була, электр караклары аны туры ялгап куялар. Нинди генә хәйләләр уйлап тапмый алар. Шуңа киләчәктә электр энергиясен исәпләү приборларын урамдагы баганага урнаштыру буенча эшләячәкбез.

- Гали Хәмитович, сезнеңчә югары нәтиҗәләргә, уңышка ирешү, авырлыкларны җиңү өчен коллективка нинди сыйфатлар кирәк?

- Иң элек - эшне яратырга. Г.Тукай әйтмешли, эшкә күңел бирсәң, тырышып эшләсәң, бер-берең белән мөнәсәбәтләр яхшы булса, һичшиксез, уңышка ирешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев