Бала чакта үзеңне нинди генә һөнәр иясе итеп күз алдына китермисең: очучы да буласы килә, биюче дә. Ә үсеп җиткәч, бөтенләй башка юлдан китәбез дә барабыз. Язмам герое Гөлнара Саримова да сатучы булырга хыяллана, әмма хезмәт юлын почта белән бәйли.
Тимәш почта бүлекчәсенә килеп кергәндә ул, хатлар белән мәш килә...
Бала чакта үзеңне нинди генә һөнәр иясе итеп күз алдына китермисең: очучы да буласы килә, биюче дә. Ә үсеп җиткәч, бөтенләй башка юлдан китәбез дә барабыз. Язмам герое Гөлнара Саримова да сатучы булырга хыяллана, әмма хезмәт юлын почта белән бәйли.
Тимәш почта бүлекчәсенә килеп кергәндә ул, хатлар белән мәш килә иде. Әле һаман хат язучылар бармы, дигәнгә:
- Булмыйча, бик күп язалар. Менә бүген генә берничә дистә хат килде. Хатлар, газет-журналлар, көнкүреш кирәк-яраклары - тагын әллә нәрсәләр таратырга туры килә,- диде.
Гөлнара ханым тумышы белән Караганда өлкәсенең Приозерск шәһәреннән икән. 1970 елда, кызга өч яшь чакта Мөэмин-Каратайга күчеп кайталар. Мәктәптә укыган чагында сатучы булам дип, канатланып йөри. Мәктәпне тәмамлагач, укуын шушы юнәлештә Бөгелмә һөнәри кооператив училищесында дәвам итеп, сатучы һөнәрен үзләштерә. Әмма аңа һөнәре буенча эшләргә туры килми, почтага иптәше чакыруы белән килә.
- Ул вакытта биржада учетта тора идем. Кыюсыз адымнар белән эшкә килгәнем бүген дә хәтердә. Башта мең төрле уй: "Халык кабул итәрме?", "Эшли алырмынмы?", "Уртак тел табу кыен булырмы?" һәм башкасы. Эшли башлаганга алты ел сизелмичә үтеп тә китте,- ди ул бу турыда.
Бүгенге көндә Гөлнара ханым үз эшенең остасы, хезмәттәшләренең һәм авылдашларының хөрмәтен яуларга өлгергән хезмәткәр. Һәр кеше белән уртак тел таба, әйтерсең, психолог. Шулай булмыйча мөмкин дә түгелдер. Чөнки Тимәш участогы бик зур, һәр кешенең үз холкы, үз табигате дигәндәй, ә ул унбишләп күпкатлы йорт һәм шәхси секторга хезмәт күрсәтә.
Аның турында барысы да тынгысыз, үз эшен яратып башкара, диләр. Җитәкчеләре исә "Большой молодец", дип мактап кына тора. Чөнки Гөлнара ханым үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара, газет-журналларга яздыру планын һәрвакыт арттырып үти икән. Мин килгәндә, ул почта бүлекчәсе начальнигы вазифасын башкара иде, үз эшенә дә өлгерә. Начальник отпускта вакытта гел аңа гына ышандыралар икән әлеге җаваплы эшне. Хезмәте турында үзе:
-Әбүнәчеләр саны арту яисә кимү үзебездән тора һәм ул почта хезмәтенең сыйфатлы булуына турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә тырышабыз инде. Хәтта кызым да: "Әни, синең белән автобуста йөреп булмый, син анда да эшлисең, дип әйткәли", - ди. Баксаң, Гөлнара ханым автобуста да берәрсен газетка яздырырга өлгерә икән. Тырыша торгач, бер дә кулына газет тотмаучылар да язылды, ди ул. Хәтта кайберләре берничә газет алдыра икән. Интернет колач җәйгән заманда шулхәтле кешене ничек газетка язылырга җәлеп итәсең, әллә берәр сере бармы дигәнгә, Гөлнара ханым серле генә елмаеп куя, әмма серне чишми. Бары: "Газет өеменә күмелеп эшләргә яратам, пенсионерларымның шатлыклы йөзен күрү - минем өчен бәхет", - ди ул.
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Шушы көннәрдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Сезнең хезмәтегезнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм авыр булуын без, редакция хезмәткәрләре, бик яхшы беләбез. Чөнки газет-журналларга язылу чорында бергә, кулга-кул тотынып эшлибез, дисәк тә ялгыш булмас.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, Үзәк почтада эшләүче һәркемгә, район һәм шәһәр почта бүлекчәләре хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, гаилә тынычлыгы, киләчәктә уңышлар телибез.
"Заман сулышы" газеты редакциясе коллективы
Нет комментариев