Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Нефть тарихы музейда саклана

"Лениногорскнефть" идарәсенең Нефть музеенда Халыкара музейлар көнен быел да зурдан кубып билгеләп үттеләр. Ә әзерлек күпкә иртәрәк башланган иде. Моны музей залында урын алган балаларның рәсем күргәзмәсе әйтеп тора. Шунда ук быел май аенда бүләк ителгән тарихи экспонатлар да урын алган. Идарә тормышын чагылдырган тарихи экспонатлар бүләк итүчеләрнең үзләрен дә...

"Лениногорскнефть" идарәсенең Нефть музеенда Халыкара музейлар көнен быел да зурдан кубып билгеләп үттеләр.
Ә әзерлек күпкә иртәрәк башланган иде. Моны музей залында урын алган балаларның рәсем күргәзмәсе әйтеп тора. Шунда ук быел май аенда бүләк ителгән тарихи экспонатлар да урын алган. Идарә тормышын чагылдырган тарихи экспонатлар бүләк итүчеләрнең үзләрен дә чакырганнар. Мәсәлән, идарәнең скважиналарга җир асты ремонты ясау цехының легендар мастеры Шәһит Фәхриев кызыклы фото һәм нефтьчеләрнең 80 нче еллардагы тырыш хезмәтен чагылдырган диплом, грамоталары белән бүлешкән. Мисхәт Тәхаутдинов бүләк иткән экспонат та үзенчәлекле: ул автомобиль суыткычы алып килгән. Аны Мисхәт абыйга тырыш хезмәте өчен бүләк иткән булганнар. Үзе бу турыда:
-Ул елларда минем машинам да юк иде әле, - дип сөйли. Ләкин бик кадерле бүләк буларак шушы көнгә чаклы саклаган. Идарәнең фотографы Сергей Трусов "Лениногорскнефть"тә төрле елларда кулланылган видеотехника тапшырган. Әлеге экспонатлар идарәнең тарихка кереп калган төрле этапларына тагын да төгәллек кертәчәк, әлбәттә. Аларны нефть техникумы студентлары да кызыксынып күзәтте. Ә егет-кызларның нәкъ менә шушы көнне музейга килүе очраклы түгел. Икенче ел рәттән студентлар өчен "Лениногорскнефть" идарәсенең кызыклы кешеләре белән очрашу уздырыла. Бу юлы музей хезмәткәрләре кырык ел хезмәт стажы булган инженер-практик Павел Климин һәм идарәнең яшьләр лидеры Чыңгыз Мөхәммәдовны чакырган. Алар үзләренең хезмәт юлы, идарәдә карьера буенча үсеш мөмкинлеге турында сөйләде, студентларның укуында һәм киләчәк тормышында ярдәм итәчәк киңәшләр бирде.
Нефть тарихы, нефтьчеләр тормышы яшь буынны, бигрәк тә балаларны кызыксындыра икән. Музейның ике залы стенасын тулысынча алып торучы рәсемнәр шул хакта сөйли.
Болар - "Безнең нефть төбәгебез" конкурсына дип, алып киленгән эшләр. Былтыр әлеге конкурста идарәдә эшләүчеләрнең балалары гына катнашкан булган. Быел, конкурсны Татарстан нефтеның 70 һәм нефть музееның 45 еллыгына багышлап, җиде яшьтән уналты яшькәчә теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге тудырганнар. Шулай итеп, нефть музеена китереп тапшырылган рәсем һәм эшләнмәләрнең саны 160 ка якынлашкан.
Бүләкләү тантанасына кеше бик күп җыелды. Укытучылары, гаиләләре белән килүче балалар бар иде. Килеп керү белән, һәркем иң беренче үз эшен эзләп таба. Нефть, нефтьчеләр темасын яктыртуга алар төрлечә якын килгән: нефтьчеләрнең көндәлек эшләрен чагылдырганнары да, символик мәгънәгә ия булганнары да бар. Жюри рәисе, Татарстан Рәссамнар союзы члены Олег Кульпин билгеләп үткәнчә, эшләрендә самимилык, чисталык чагыла.
Сүз идарә начальнигының гомуми сораулар, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары - музейның җәмәгатьчелек советы рәисе Рәис Галиуллинга бирелде:
- Конкурс игълан иткәч, ниндирәк рәсемнәр алып килерләр дип уйлаган идек. Балалар нефтьче хезмәтен аңлый икән, -- дип, катнашучыларга уңышлар теләде.
Күргәзмәгә куелган эшләр арасында 2 нче мәктәпнең 2 "Б" сыйныфы укучысы Джами Садыйковның эшләнмәсе бар. Ул "Кара алтын" дип атала һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Йомшак уенчык рәвешендә ясалган ул, кара төстәге нефть тамчысының кулына сумочкага хәтле тоттырган. Аның эшен икенче урынга лаек, дип табып, диплом һәм бүләк тапшырдылар.
- Дипломны портфолиога куячакмын, - дип куана. - Әни белән бергә эшләдек, - ди. Конкурска тапшырылган эшләрнең күбесендә әти-әниләренең ярдәме сизелә, ди жюри әгъзалары. Бу - уңай күренеш, димәк нефтьчеләр темасы - күп гаиләләргә якын. Шуңа бүләкләү тантанасында әти-әниләр һәм укытучыларга да рәхмәт сүзләре әйтелде. Ә конкурста катнашкан балаларның берсе дә бүләксез калмады. Рәсем һәм эшләнмәләр номинациясендә төрле яшь төркемнәрендә унике катнашучы призлы урын алды. Беренче урыннарда: Марсель Зәкиев, Шамил Сафин, Айсылу Илалова, Роман Зруллин. Жюри актив катнашулары өчен 2 нче мәктәп, М.Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбен билгеләп үтте. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең эшләрен конкурстан тыш аерым бәяләргә булганнар, профессионаллар бит. Аларга да диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Быел 32 нче балалар бакчасына йөрүче балалар да үз эшләрен тәкъдим иткән икән, аларны да аерым билгеләп үттеләр. Балалар үзләренә тапшырылган бүләкләрдән бик канәгать иде ул көнне. Ә иң әһәмиятлесе: аларның иҗат җимешләре тарихка кереп калды . Күргәзмә нефть музеенда 1 июльгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей