Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Һәрвакыт эзләнүдә

Районда кош ите һәм йомырка җитештерү белән шөгыльләнүче "Лениногорск кошчылык фабрикасы" җәмгыятенең дүрт дистә елдан артык тарихы бар. Җәмгыять хәзер нык үсеш алды, заманча технологияләр гамәлгә керде. Әлеге технологияләр үз чиратында чиста йомырка җитештерергә һәм кошларның баш санын арттырырга мөмкинлек бирә. Инкубатор йомыркалары фабрика ихтыяҗларын күз уңында тотып һәм чит...

Районда кош ите һәм йомырка җитештерү белән шөгыльләнүче "Лениногорск кошчылык фабрикасы" җәмгыятенең дүрт дистә елдан артык тарихы бар.


Җәмгыять хәзер нык үсеш алды, заманча технологияләр гамәлгә керде. Әлеге технологияләр үз чиратында чиста йомырка җитештерергә һәм кошларның баш санын арттырырга мөмкинлек бирә. Инкубатор йомыркалары фабрика ихтыяҗларын күз уңында тотып һәм чит төбәкләр өчен җитештерелә.

Җәмгыятьтә компьютерга көйләнгән ике объект тулы көченә эшлиләр. Шулай ук алдынгы технологияләргә корылган катнаш азык җитештерү цехы да үз эшен сыйфатлы башкара. Ул тәүлегенә 80 тонна азык җитештерә ала. Бинага шәхси җылыту системасы көйләнгән. Өстәмә корпуслар реконструкцияләнеп эшли башлаган.
Биредә һәр цехта тиешле микроклимат, һава температурасы саклана. Үз вазифасын белеп һәм төгәл итеп, җаваплылык хисен тоеп эшләүче белгечләр, хезмәткәрләр булмаса, җәмгыять алга китәр иде микән? Баш инженер Дания Хәсәнова, баш агроном Дамир Хәкимов кебек хезмәткәрләргә һәрвакыт таянып була. Эшчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләнеп килә, яхшы эш шартлары булдыруның юллары һәрвакыт эзләнүдә.
Предприятие белән Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәкыйп Хәйретдинов җитәкчелек итә. Ул бер үк вакытта үсемлекчелек белән шөгыльләнә, ягъни "Хәйретдинов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе дә. Быел бер мең 899 гектарда бөртекле культуралар: язгы бодай, арпа, солы, карабодай чәчкәннәр. Киләчәктә аксымы күбрәк булган культураларны үстерергә исәплиләр.
Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә, хуҗалыкның кырлары чиста. Биредә күбрәк органик ашлама (тавык тизәге) кулланыла, шулай ук урактан соң калган салам да җыеп алынмыйча, ваклап җиргә ашлама буларак кертелә. Сизгәнсездер, башка төрле ысул, шулай бит. Җитәкче фикеренчә, җирнең уңдырышлы булуы өчен фәнни яктан нигезләнеп килергә кирәк. Алар шулай эшлиләр дә. Нәтиҗәсе - югары уңыш, корылык елында туфракта дым саклану, сыйфатлы продукция. Моңа коллективта бердәм булып эшләгәндә генә ирешеп була. Нәкыйп Ләбибович әйтүенчә, беренче максат итеп сыйфатны куярга кирәк, ә инде табыш үзеннән-үзе килә."Лениногорск кошчылык фабрикасы" җәмгыяте әнә шундый сыйфатка хас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кошчылык