Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Яңа елга – яңа планнар

"Лениногорскгаз" идарәсендә еллык конференция үтте. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов катнашты. Коллективның 2011 елдагы эшчәнлеге, 2012 елга куелган бурычлар турында баш инженер Рафаэль Нуретдинов чыгыш ясады. "Лениногорскгаз" идарәсенең техник хезмәт күрсәтү зонасында 177 торак пункт бар. Алар Лениногорск, Аксубай һәм Чирмешән районнарында урнашкан. Идарә...

"Лениногорскгаз" идарәсендә еллык конференция үтте. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов катнашты.

Коллективның 2011 елдагы эшчәнлеге, 2012 елга куелган бурычлар турында баш инженер Рафаэль Нуретдинов чыгыш ясады.
"Лениногорскгаз" идарәсенең техник хезмәт күрсәтү зонасында 177 торак пункт бар. Алар Лениногорск, Аксубай һәм Чирмешән районнарында урнашкан.
Идарә эшчәнлегенең төп максаты - килешү нигезендә барлык кулланучыларны авариясез һәм өзлексез рәвештә газ белән тәэмин итү, күрсәткән хезмәтләр өчен акча җыю. Әлеге максатларга ирешү өчен эшнең түбәндәге алымнары кулланыла: газүткәргечләрнең торышына диагностика ясау, җитешсезлекләрне бетерү; техник хезмәт күрсәтүне камилләштерү; газ белән тәэмин итүдә килеп туган җитешсезлекләрне бетерү һәм заманча лаборатор анализ үткәрү; халык арасында аңлату эшләре алып бару.
- Предприятие хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирә. Узган ел, мәсәлән, 239 кеше квалификациясен күтәргән, - диде Рафаэль Әнәсович, саннарга тукталып.
Коллективның грамоталы эшчәнлеге идарә администрациясе тарафыннан техник куркынычсызлык төрләре буенча инструктаж үткәрү, аттестацион-һөнәри имтихан тапшыру белән бәйле.
2011 елда шәһәребезнең Гагарин, Набережная урамнарында, Чирмешән районының Ивашкино торак пунктында, Иске Писмәндәге Колотовка урамында, Савочкино, Кузайкино торак пунктларына илтүче газүткәргечләр салынган.
Идарә хезмәткәрләре тарафыннан фатир һәм шәхси секторлардагы 49 мең 377 газ җиһазына техник хезмәт күрсәтелгән. Газ җиһазларының шактый таушалган булуы, 2011 елда техник хезмәт күрсәтү өчен бәяләрнең артуы, халыкның күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында түләмәве, шәхси секторның тиз үсүе кебек сәбәпләр йорт эче газ җиһазлары хезмәте слесарьларының эшен катлауландыра. Әмма шулай да Анатолий Иванов, Илнур Минәҗев, Дмитрий Сергеев, Дамир Әлиуллов, Ләйләгөл Минһаҗева кебек намуслы эшчеләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкарырга сәләтле, дип билгеләп үтте докладчы.
Әбүнәчеләрне бертуктамый газ белән тәэмин итү өчен идарәнең барлык хезмәтләрен автотранспорт, махсус техника белән җиһазландыру зарур. Моның өчен автотранспорт хезмәте җаваплы. Бүгенге көндә әлеге хезмәттә беренче класслы 19 машина йөртүче эшли. Ә бу барлык шоферларның якынча 80 проценты дигән сүз. Узган ел, билгеләнгән смета нигезендә, барлык автотранспортка да 100 процентлы капиталь ремонт үткәрелгән. Идарә базасы һәм промышленность мәйданчыкларында автотранспортка техник хезмәт күрсәтү өчен графиклар төзелгән.
Газчылар эше гел шома гына бармый шул. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очраклары да булгалый.
Узган елның сентябрь аенда, мәсәлән, Кирлегәч авылында газүткәргечкә яшен эләгеп, янгын чыга. Авылның газ хезмәте слесаре Мәсхут Әхмәтшинның үз эшен тиз һәм төгәл итеп үтәве урта басымлы газның шартлавын булдырмый кала.
Кызганыч, әмма 2012 елда да газ белән бәйле фаҗига булырга өлгерә. Аксубай районының Татар Адәме авылында янгын чыгып, бер пенсионер хатын-кызның гомере өзелә. Тикшерү күрсәткәнчә, янгын газ плитәсен дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан. Газ шаяруны кичерми, шуны аңларга иде.
Р.Нуретдинов идарә эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә тукталды, аның уңай һәм җитешсез якларын әйтеп үтте.
Коллектив килешүнең үтәлеше турында профком рәисе Рамил Кәримов сөйләде. Хезмәткәрләрне социаль яклау мәсьәләләренә тукталып, башкарылган эшләргә отчет ясады.
Узган ел эшчеләргә тернәкләндерү-реабилитация үзәкләрендә һәм төрле шифаханәләрдә дәвалану өчен 232 юллама бирелгән. "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте үз пенсионерларын да онытмый. Аларга һәрвакыт төрле төрдәге ярдәм күрсәтелә.
- Сәламәтлек, спорт, хәйрия акцияләре, квалификация арттыру һәм һөнәри үсеш буенча башкарылган күләмле эшләрнең барысында да катнаша безнең газчылар. Эш барышында чыккан социаль яисә башка төрдәге сорауларны да шунда ук хәл итәргә тырышабыз. Ә гомумән, коллектив килешүнең барлык пунктлары да тулы күләмдә үтәлгән, - дип тәмамлады ул чыгышын.
Докладлар тәмамланганнан соң фикер алышуларда Г.Альбахтова, Л.Гагаркина, Э.Җәләлиев, Р.Нуриев һәм С.Юнысова, С.Йосыпова чыгыш ясады. Алар ирешелгән уңышлар, килеп туган проблемаларны чишү юллары турындагы мөһим фикерләрен җиткерде.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов "Лениногорскгаз" идарәсе белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләве турында әйтте. Полиция хезмәткәрләренең узган елгы эшчәнлеге белән таныштырды, катлаулы булса да - елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаулары турында сөйләде.
Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов узган ел шәһәр һәм районда башкарылган эшләргә тукталды. Халык белән очрашуларның актив рәвештә барганлыгы, нәкъ шундый очрашуларның авыл җирлекләрендә үткән булуы турында җиткерде. Тиздән РФ Президентын сайлау булачагын әйтте, һәркемне анда актив булырга чакырды.
Конференциянең икенче өлешендә иң яхшы хезмәтләр, юбилярлар, иң яхшы спортчыларны бүләкләү үтте. 2011 елда иң яхшы хезмәтләр рәтендә - ремонт-механика мастерское, авария-диспетчерлык хезмәте, газ анализы һәм метрология лабораториясе. Хезмәт мастерлары дипломнар белән бүләкләнде. Диплом һәм кыйммәтле бүләкләрне, шулай ук чәчәк бәйләмнәрен бу көнне волейбол буенча үткән идарә кубогы җиңүчеләре дә алды. Ә инде бәйрәм төсе алган конференциягә төп ноктаны идарә үзешчәннәре һәм "Пируэт" бию төркеме артистлары куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газчылар

2
X