Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

“Ачык мохит” ачык булырмы?

Мэриянең утырышлар залында "Ачык мохит" максатчан программасына багышланган киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә үтте. Анда шәһәрнең халыкка төрле төрдәге хезмәт күрсәтү үзәкләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. "Ачык мохит" максатчан программасы 2011 - 2015 елларны үз эченә алып, физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар, кечкенә балалы әниләр өчен эшләнгән. Аның...

Мэриянең утырышлар залында "Ачык мохит" максатчан программасына багышланган киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә үтте. Анда шәһәрнең халыкка төрле төрдәге хезмәт күрсәтү үзәкләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.


"Ачык мохит" максатчан программасы 2011 - 2015 елларны үз эченә алып, физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар, кечкенә балалы әниләр өчен эшләнгән. Аның максаты - даруханәләр, саклык банклары һәм кассалар, почта, социаль объект үзәкләрен инвалидлар өчен керү юллары белән тәэмин итү. Объектларда инвалид коляскалары яисә бала арбалары белән керү өчен пандуслар, чакыру кнопкалары булырга тиеш.

- Чит илләрдә бу мәсьәләләр күптән хәл ителгән инде, - диде киңәшмәне алып баручы. Быел аны Татарстанда да кабул иттеләр. Аңлашыла ки, программаның үтәлеше чыгымнар һәм вакыт таләп итә. Әмма шулай булса да, без аны үтәргә тиеш.

Программаның координаторы - ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге начальнигы Светлана Рязанова программаның шәһәребездә эшли башлавы турында әйтте. Күп кенә объектларда пандуслар урнаштырылган, чакыру кнопкалары кую буенча күләмле эшләр бара. Тротуарларның якынча 8,5 километры инвалид коляскалары белән йөрү мөмкинлеген күздә тотып эшләнгән. Инвалидлар өчен тавыш бирүче светофорларның булуы да программаның нигезен тәшкил итә.

Йомгак сүзне шәһәр мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк әйтте. Җитәкчеләргә кыска вакыт эчендә әлеге программа буенча тәкъдим-киңәшләрне әзерләп тапшыру бурычын йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X