Ике лениногорскилыны котырган эт тешләгән, сак булыгыз
Республикада котыру чире эләктергән хайваннар саны арткан. Шунлыктан чирне кисәтү максатыннан, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида икеайлык бара. Ул 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе китергән саннарны карасаң, хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Агымдагы елның 7 аенда республика буенча 240 котыру очрагы теркәлгән. Лениногорск районында исә - ике...
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе китергән саннарны карасаң, хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Агымдагы елның 7 аенда республика буенча 240 котыру очрагы теркәлгән. Лениногорск районында исә - ике очрак. Аның икесе дә Ивановка авылы җирлегеннән, эт тешләп мөрәҗәгать итүчеләр.
Соңыннан лаборатор тикшерүләр этләрнең котыру чире белән авыруын раслады. Узган ел әлеге вирус безгә кагылмады, ә аннан алдагы елда районда яшәүче 20 кеше котырган хайваннар тешләүдән мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта бәхетсезлек очрагына таручы Мордва Кармалка, Яңа Шөгер, Иске Иштирәк, Иске Писмән, Иске Куак һәм Лениногорск кешеләре вакытында дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итеп, тиешле медицина ярдәме алдылар.\
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев