Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Тыйнак хезмәткәрләрнең берсе

Мәктәптә укыганда укытучы, рәссам, табиб булырга хыяллана ул. Хыялы тормышка аша. Дөресрәге, хыялын үзе тормышка ашыра. 1987 елда СССРның 50 еллыгы исемендәге Кустанай педагогия институтын тәмамлаганнан соң, педагогик тәҗрибәсен Казахстан Республикасының Кустанай өлкәсе Амангельды районы Горнякская мәктәбендә башлый. 1997 елда Лениногорскига килә. Яраткан һөнәрен дәвам итәргә теләп, шәһәрнең 4 нче...

Мәктәптә укыганда укытучы, рәссам, табиб булырга хыяллана ул. Хыялы тормышка аша. Дөресрәге, хыялын үзе тормышка ашыра. 1987 елда СССРның 50 еллыгы исемендәге Кустанай педагогия институтын тәмамлаганнан соң, педагогик тәҗрибәсен Казахстан Республикасының Кустанай өлкәсе Амангельды районы Горнякская мәктәбендә башлый. 1997 елда Лениногорскига килә. Яраткан һөнәрен дәвам итәргә теләп, шәһәрнең 4 нче мәктәбенә эшкә урнаша. Мәкалемнең герое - Светлана Зөфәр кызы Ибраһимова.


Бүген Светлана рәссам да, табиб та, укытучы да түгел. Милициягә гади стажер булып урнашуына да бер дистә ел вакыт үткән. Бүгенге көндә ул Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск эчке эшләр бүлегендә анализ, план һәм контроль буенча өлкән инспектор.

Погон киеп ирләр белән тигез дәрәҗәдә хезмәт итәргә, эшнең иң авырын үз җилкәсенә салырга курыкмаган Светлана. Эчке эшләр бүлегенә килеп урнашуы да очраклы гына түгел икән. Казахстанда яшәгәндә, әтисе милиционер булып эшләгән. Аның эзе буенча алты баланың берсе - тыйнак һәм җитез Светлана да полицейский булып киткән.

Эшенең нидән гыйбарәт булуы белән кызыксындым.

- Иң беренче чиратта, штаб - бүлек планнарын эшкәртү, Эчке эшләр министрлыгы коллегияләренең карарларын үтәү белән, җитәкче состав өчен докладлар әзерләү, җинаятьләр буенча атналык, айлык, кварталлык анализ ясау һәм башка бик күп төрле функцияләрне үтәү ролен башкара,- диде ул. Моннан тыш, Светлана ТР Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча "Чулпан" милиционер хатын-кызлар ассоциациясе рәисе дә булып тора. Эшнең җаваплы булуын аңлап башкара, катлаулыгына зарланмый.

Светлана ире Ильяс өчен тугры тормыш иптәше, балалары Альбина белән Дамирга игътибарлы, ярдәмчел һәм кайгыртучан ана. Эштән буш вакытта тегәргә бик ярата. Гаиләсе, якыннары өчен матур-матур күлмәкләр, итәк-чалбар тегәргә дә вакыт таба. Бу һөнәр аңа әбисеннән күчкән.

- Укытучы һөнәрен дә бик ярата идем. Балаларга җанымны биреп, чын күңелдән эшли идем. Күрәсең, укытучы булып гомер буе эшләргә язмаган. Погон кияргә насыйп булган икән, - ди Света, бу һөнәрен дә яратуы турында әйтеп.

Хәер, Светлана кебек хатын-кызлар булганда, полициянең штаб хезмәтендә генә түгел, бүлекнең үзендә дә һәрвакыт тәртип һәм үзара аңлашучанлык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев