РӘСМИ БҮЛЕК рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген лениногорскилылар ник җәяү йөриячәк?
Бүген - 22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильдән баш тарту көне. Әлеге акция автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә, сәламәтлеккә зыяны турында искәртү, кешеләрне машиналарыннан мөмкин кадәр аз күләмдә файдалануга чакыру максатыннан оештырыла. Бу көнне автомобильдә йөрергә яратучыларга алардан төшеп, экологик яктан куркынычсыз транспортка, мәсәлән, велосипедка утырырга киңәш итәләр. Шәхси автомобильләрегезне калдырып торып, җәяү йөрергә...
-
Лениногорск сайлау участокларыннан халык өзелми (фотолар)
Лениногорскида сайлау участоклары нәкъ сигездә ачылып, халык бер-бер артлы тавыш бирергә килә башлады. Мәсәлән, Кошевой урамы, 15 йортта урнашкан политехник коллеждагы 1805 нче номерлы сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә үк шактый кеше килеп сайларга өлгерде инде. Иртән иртүк балаларын җитәкләп килүчеләр, ирле-хатынлы абый-апалар һәм өлкән яшьтәге әби-бабайлар да килгәннәр. Мәсәлән, Раилә...
-
Сарабиккол мәктәбе укучылары танылган якташлары Әкъдәс Борһанов белән очрашты (фотолар)
Әлеге кызыклы очрашу лидерлык кысаларында үтте. Тарих фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университетының мактаулы профессоры Әкъдәс Хөсәен улы Борһанов кунакта булды. Чарада Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең вице-президенты профессор Вадим Хоменко, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Сәмигуллин катнашты. Әкъдәс абыйның якын дуслары, Әлмәт шәһәреннән дә кунаклар бар...
-
Павел Астахов урынында яңа кеше
Россия Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов эштән китә дигән сүзләр җәй көне үк ишетелә башлаган иде. Соңрак, ул бары ялга киткән, отпусктан соң, кабат эшенә керешкән дигән хәбәр таралды. Тик, озакка булмаган, күрәсең. INTERFAX хәбәр итүенчә, Павел Астахов урынына Россия Президентының бала хокуклары буенча яңа вәкилен Анна...
-
Район башлыгы лениногорскилыларны Белем көне белән котлый
1 сентябрь - укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен югары үрләр яулау һәм шәхси үсеш юлының яңа этабы ул. Беренче сыйныфка баручылар өчен яңа, кызыклы тормыш башлана. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим сынаулар көтә. Укытучыларның үз һөнәренең осталыгы һәм зирәклеге бәрабәренә яшь лениногорскилыларның алган белемнәре киләчәк тормышларының уңышлы нигезе булып тора. Сезне...
-
Иң бай түрәләр кайда эшли?
Түрәләрнең уртача хезмәт хакы 99,9 мең сумны тәшкил итә икән. Россиядә эшләүче түрәләрнең уртача хезмәт хакы арткан. Иң күп хезмәт хакы законнар чыгару хакимиятендә эшләүчеләрнеке - аларның акчалары 18,5 % ка артып, 144,8 мең сумны тәшкил иткән. Хакимияттә эшләүчеләр исә "нибары" 87,2 мең сум гына ала. Ә менә президент администрациясендә...
-
Район башлыгы Шәһәр көне белән котлый
Хөрмәтле шәһәрлеләр! Кадерле лениногорскилылар! 18 август көнне уртак бәйрәмебез - Лениногорскиның туган көнен билгеләп үтәбез. Моннан 61 ел элек нефтьчеләрнең эшчеләр поселогы шәһәр итеп үзгәртелде. Ул шәһәр төзелсен, үссен дигән максат белән бирегә килүче төрле яшьтәгеләрне, милләт, һөнәр ияләрен үзара очраштырды, язмышларын бәйләде. Әти-бабайларыбызның тырышлыгы, предприятие, оешма, коммуналь хезмәт күрсәтүче...
-
Лениногорскиның өч мәктәбендә яңа директор
Үзгәрешләр шәһәрдәге - ике һәм райондагы бер мәктәптә булачак. 11 нче гимназия директоры Тәслимә Халикова лаеклы ялга китү сәбәпле, 8 нче мәктәпне җитәкләгән Флера Рәхимовна Хәйбрахманова әлеге вазыйфага алына. 8 нче мәктәптә директор итеп моңа кадәр урынбасары булып эшләгән Елена Николаевна Сергеева билгеләнгән. Шулай ук Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә дә...
-
Татарстан мәчетләрендәге җомга вәгазьләре татар телендә генә булачак
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы шушы карарны кабул итте Бүген Казанда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы узды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында пленум кабул иткән карарны җиткерде. Мөфти әйтүенчә, җомга вәгазе барлык мәчетләрдә дә татар телендә генә укылачак. "Без имамнар арасында каршылык булыр дип уйлаган идек, әмма 100...
-
Быелдан Татарстан мәктәпләре белем бирүнең яңа стандартлары буенча камилләштереләчәк
8-23 август көннәрендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәләре уза. Шуларның берсендә Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов педагоглар белән белем бирү буенча яңа дәүләт стандартларын кертүгә бәйле рәвештә укыту эчтәлеген һәм технологияләрне яңарту турында сөйләште. «2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы сыйфатлы белем бирүгә юнәлдерелгән. Ул...
-
Эрдоган Путинны "дус" дип атады
Су-24 очкычы пилотын үтерүдә шикләнүчеләр җәзасыз калмаячак, дип әйтте ул. Россиягә эшлекле сәфәр алдыннан Эрдоган Россия белән мөнәсәбәтләрнең яңа битен ачарга әзер булуы турында әйтте. Шулай ук "Төркия агымы" газүткәргечен тормышка ашыру өчен кичекмәстән чаралар күрергә әзер булуын да ассызыклады. Путин белән Эрдоган бүген Петербургта очрашачак. Әлеге очрашу ике ил...
-
Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы билгеләнде
Ленар Габдерахманов Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ленар Габдерахмановка 35 яшь. Өйләнгән. Улы бар. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфасын башкаручы Казан юридик институтын тәмамлаган һәм ЮХИДИ идарәсенә эшкә килгән. Элек взвод командиры булган, аннары Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте аерым батальонының административ...
-
Рифкать Миңнеханов эш урыныннан китә
Бүген Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте. - Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә. Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: "Җитәкчене Эчке эшләр министры...
-
Лениногорскига Дәүләт Советы депутатлары килде (фотолар)
Кичә шәһәребезгә эшлекле визит белән республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов килде. Алар безнең шәһәргә "Безнең кадерле ветеран" проектының ни дәрәҗәдә тормышыка ашырылуы белән танышырга килгән. Шул максаттан, алар шәһәр җитәкчелеге озатуында картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Анда яшәүчеләр белән аралашты, аларның тормыш-көнкүреше белән...
-
Татарстанда җиләк җыйганда бер хатын-кызны елан чаккан
Чаллыдан кайткан бер хатын-кызны Мамадыш районындагы авылда җиләк җыйганда кара елан чаккан. Җиләклектән кайтып җиткәннән соң, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтелә, Әмма беренчел ярдәм соңга калганлыктан булса кирәк, әлеге хатын-кыз өч тәүлектән артык аңына килә алмый. Чаллы табиблары елан чагудан зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен көрәшә. Татарстанда соңгы еллларда...