Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көчлеләр җиңде

"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәтчәннәрен шәһәрдә иң актив һәм иң алдынгы спортчылар дип әйтергә тулы нигез бар. Нинди генә ярышлар булмасын, барысында да актив рәвештә катнаша, ул гына да түгел, призлы урыннар яулап, республика күләмендә үткәрелә торганнарында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алар. Үткән атнада газчыларның "Газпром-трансгаз Казань" күләмендә зона спартакиадасы башланды. Мондый...

"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәтчәннәрен шәһәрдә иң актив һәм иң алдынгы спортчылар дип әйтергә тулы нигез бар. Нинди генә ярышлар булмасын, барысында да актив рәвештә катнаша, ул гына да түгел, призлы урыннар яулап, республика күләмендә үткәрелә торганнарында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алар.

Үткән атнада газчыларның "Газпром-трансгаз Казань" күләмендә зона спартакиадасы башланды. Мондый ярышлар идарәнең иң көчле спортчыларын ачыкларга ярдәм итеп кенә калмый, ә аларның сәламәт яшәү рәвеше яклы булуын да күрсәтә.

- Быелгы спартакиаданы, 2012 ел сезоны спартакиадасы дип аталса да, иртә башладык. "Газпром-трансгаз Казань" күләмендә ул 10 гыйнварда гына башланачак. Кар да, алдагы еллардан аермалы буларак, быел иртә төште. Ә бу спортчыларга чаңгыда иртәрәк чыгу мөмкинлеге бирде. Шуңа да безнең төп бурыч - спартакиадада уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулау, - диде идарә начальнигы Әнәс Вәлиев.

Ярышларда идарәнең 9 командасы катнашты. Ир-атлар да, хатын кызлар да пневматик коралдан бертигез шартларда атты, аннан соң көчле затлар - турникта тартылды, кызлар - үзләрен спортның баш ка төрендә сынады.

Нәтиҗәдә, пистолеттан ату буенча ир-атлар арасында I урынны Марат Мостафин белән Виталий Николаев бүлеште. III урынга - Илсур Гайнанов лаек дип табылды. Хатын-кызлар арасында I урынга - Флюра Шәйдуллина, II урынга - Людмила Соколова, III урынга - Светлана Воробьева чыкты. Винтовкадан ату буенча ир-атлардан I урынны - Альберт Сафиуллин, II урынны - Илвир Җәләлиев, III урынны - Наил Рәфыйков алды. Хатын-кызлар арасында Людмила Федорова, Надежда Дегтева һәм Рушания Гайнанова җиңү пьедесталының 1, 2, 3 нче баскычында урнашты.

Идарәдә үткәрелгән спартакиада җиңүчеләре "Газпром-трансгаз Казань" күләмендә оештырылачак нәкъ шундый спартакиадада катнашу хокукы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев