Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көрәшеп тә карадылар

Шәһәребезнең "Яшьлек" спорт комплексында Җиңү көне уңаеннан КУДО ярышы узды. Анда Башкортстан, Ульяновск, Самара, Казан, Түбән Кама һәм Лениногорск спортчылары көч сынашты. Укучыларыбызга, иң элек бу спорт төре турында аңлатмый булмас. КУДО - икенче төрле Дайдо-Джуку, көнчыгыш көрәш сәнгатенең бер төре. Аның максаты - яхшы һөҗүмче, көрәшче алымнары белән оста...

Шәһәребезнең "Яшьлек" спорт комплексында Җиңү көне уңаеннан КУДО ярышы узды. Анда Башкортстан, Ульяновск, Самара, Казан, Түбән Кама һәм Лениногорск спортчылары көч сынашты.


Укучыларыбызга, иң элек бу спорт төре турында аңлатмый булмас. КУДО - икенче төрле Дайдо-Джуку, көнчыгыш көрәш сәнгатенең бер төре. Аның максаты - яхшы һөҗүмче, көрәшче алымнары белән оста эш итүче универсаль спортчы әзерләүгә корылган. Әлеге спорт төре 1981 елда барлыкка килгән. Аңа япон мастеры Адзум Такаши нигез салган.
КУДО үз эченә Европа, Тайск боксы һәм каратэ көрәшен берләштерә. Аның үз кагыйдәләре, йолалары бар. Әлеге спорт төрендә аяк-куллар белән сугышу, алып бәрү, буучы алымын файдаланырга мөмкин, тик арка, баш арты, буыннарны җәрәхәтләүче алым кулланырга рөхсәт ителми. Бит һәм башны саклау өчен спортчылар махсус шлем кияргә тиеш.
Татарстанда КУДО белән 1991 елдан бирле шөгыльләнәләр. Республикада "Дайдо Дзюку" филиалы ачылу Түбән Кама көрәшчесе Александр Мартынов исеме белән бәйле. Ул 1992 елда Япониядәге Ачык чемпионатта шәхси үлчәү авырлыгында призер була һәм Татарстанга зур уңыш алып килә. 2009 елдан Татарстан буенча КУДО җитәкчесе итеп Айдар Газизов билгеләнә.
КУДО ярышы "Акыл. Көч. Ихтыяр көче. Уңыш." девизы астында башланып китте һәм көн буена дәвам итте. Иң элек, башлангыч этапта спортчылар КУДО буенча көндәшләре белән алышып, үзләрен сынады, кайбер күнегү-алымнарны ныгытты. Төп финал ярышы 15.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылды. Билгеле булганча, ярыш Җиңү көне уңаеннан оештырылды. Шуңа финал ярышын шәһәрнең "Надежда" ветераннар хоры, "Желание летать" хореография коллективы чыгышы ачып җибәрде. Көрәшчеләргә Булат хәзрәт Рәүпов хәер-фатихасын биреп, КУДОның ислам динендә дә хуплануы, бу спорт төренең сәламәтлеккә, кеше зиһененә, күңеленә, әхлагына йогынтысы турында сөйләде. Моннан тыш, спортчыларны КУДО буенча Россия вице-президенты, Идел буе федераль округы җитәкчесе Искәндәр Габдрахманов һәм Татарстан буенча җитәкчесе Айдар Газизов сәламләде.
Ярыш башланып, көрәшчеләр бер-берсенә һөҗүмгә күчкәнче, КУДО осталары көрәшнең төп кагыйдәләре белән таныштырып, мастер-класс үткәрде. Хөкемдар коллегиясе белән халыкара класслы Россия спорт мастеры, кара билбау иясе А.Виноградов җитәкчелек итте. Аннан финал ярышлары башланды.
КУДО югары темпта, үтә дә мавыктыргыч узды. Җанатарлар урыннарында гына утыра алмыйча, көрәш мәйданын бал кортлары кебек сырып алды. Һәркем танышы, үз баласы, дусты өчен тавышын кызганмады бу көнне. "Әйдә, уң кул белән сук!" "Бу яктан бәр!"кебек җиңүгә ымсындырган җанатарлар тавышы комментатор тавышын да күләгәдә калдырды.
Ярыш кызган арада яшь КУДОчы белән әңгәмә корып алырга өлгердем. Камил Газизов 7 нче мәктәпнең III "Б" сыйныфында укый, КУДО белән 4 яшеннән шөгыльләнә икән.
- Бу спорт төренә әти-әни алып килде. Башта бик кызыксынмыйча гына тотынган идем. Аннан шулхәтле мавыгып киттем, хәтта аерыласы да килми. КУДО - үзеңне, гаиләңне яклау өчен кирәк дип уйлыйм. Бу спортны үзләштерү өчен көчле, сәламәт булырга, курыкмаска кирәк.
Кызганыч, бүген җиңү яулый алмадым. Көндәшем Башкортстаннан иде, җиңелү кәефемне төшермәде, киресенчә, үземне сынадым, җитешсезлекләремне белдем, тәҗрибә тупладым. Узган елның 10 декабрендә Казанда Чемпион исеменә лаек булган идем. Грамота, медаль, кубокларым бар, уңышларым сөенерлек, зур җиңүләргә киләчәктә ирешермен әле, - диде Камил. Ә бу арада ярыш кызганнан-кызды. Көрәш мәйданында яшь КУДОчыларны яшүсмерләр, юниорлар һәм ир-егетләр алыштырды. Тик ярыш булгач, җиңүче дә җиңелүче дә булырга тиеш инде. Балалар арасындагы ярышта үзебезнең нәни кызчыклар призер булды: I урынны - А.Газизова, II урынны - Э.Фәрхетдинова алса, ир-балалардан призерлар: Т.Ризалтдинов, Г.Гыйләҗев, А.Мочалкин.
Яшүсмерләр арасындагы көрәш КУДОчыларның җитезлеге, оста сугышчан хәрәкәте белән аерылып торды. Монысында безнекеләргә тиңнәр булмады дисәм дә ялгыш булмастыр, мөгаен. Чөнки иң күп призлы урыннар - хуҗалар кулында иде: С.Ихсанов, Р.Әхмәтҗанов, Ю.Кузнецов, М.Мырзапазылов, Т.Хисмәтуллин, И.Шәйхетдинов, Д.Капустин, Г.Фазлыев, С.Ефремов, А.Кадыров югары күрсәткечләргә ия булды.
Юниорлар арасындагы КУДО катлаулырак көрәш алымнарыннан торгангамы, җанлырак, кызыклырак тоелды. Монысында да егетләр сынатмады: М.Әскәров, Д.Нәзмиев, И.Шешлянников, И.Осипов, В.Вологодскийлар, Н.Резяпов, Т.Кадыйров, М.Андреевлар көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты.
Соңгы булып көрәш мәйданына ирләр күтәрелде һәм, әйтергә кирәк, алар көч сынашканда тәрәзә пыяласына хәтле зыңгылдап торды. Бу көрәш җитди баһадирларча, кинодагы сыман үтте. КУДОчылар бер-берсен шап-шоп "бәргәләп", кубок өчен көчен кызганмады. 230 килограмм үлчәү авырлыгында II урынга - Р.Яруллин, өченчегә - И.Фәйзуллаев, 240 килограмм үлчәү авырлыгында икенчегә А.Пархандеев чыкты. 250 килограмм үлчәү авырлыгында исә кабат лениногорскилыларга тиңнәр табылмады. Р.Бакиев, А.Хәлилов, Е.Измайловлар көндәшләрен "Их" тә димичә егып салып, җанатарларның көчле алкышларын яулады. 260 килограмм үлчәү авырлыгында К.Аркавий III урынга ия булды. Җиңүчеләр кубок-медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КУДО