Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск хоккей командасы: баулылар белән “ура” кычкырды, Питрәчкә җиңелде

Шәһәребезнең Боз сараенда 23-24 сентябрь көннәрендә хоккей буенча Татарстан Беренчелеге уеннары узды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Нефтяник-2006" командасы (тренер А. Нигъмәтуллин) 23 сентябрьдә Баулы командасы - "Девон" белән очрашты. Лениногорскилылар баулыларны 6:0 исәбе белән җиңде. Икенче көнне дә үз бозында Питрәч командасын кабул итте. Тик безнекеләр бер генә алка...

Шәһәребезнең Боз сараенда 23-24 сентябрь көннәрендә хоккей буенча Татарстан Беренчелеге уеннары узды.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Нефтяник-2006" командасы (тренер А. Нигъмәтуллин) 23 сентябрьдә Баулы командасы - "Девон" белән очрашты. Лениногорскилылар баулыларны 6:0 исәбе белән җиңде.

Икенче көнне дә үз бозында Питрәч командасын кабул итте. Тик безнекеләр бер генә алка кертә алды, уен 1:5 исәбе белән төгәлләнде.

Хоккей командаларының башкалары, мәсәлән, "Нефтяник-2007" кечкенәләр командасы ике тапкыр Туймазыга җиңелде. Ә менә "Нефтяник-2005" командасы (тренер Р.Галләмов) уеннары белән шатландырды, читтә, Алабугалыларны җиңеп, подгруппада беренче урын алды.

"Нефтяник" спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев