Лениногорск көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады
Марий Элның Волжск шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр 3 нче спорт мәктәбеннән. Анда Россия һәм республикабызның төрле шәһәрләрдән килгән йөздән артык көрәшче көч сынашкан. Нәтиҗәдә, 35 килограммга кадәр яшь категориясендә Айдар Низамов (тренеры В.Майоров) - икенче, 54 килограммга кадәргеләрдән Егор Звонарев...
Марий Элның Волжск шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр 3 нче спорт мәктәбеннән.
Анда Россия һәм республикабызның төрле шәһәрләрдән килгән йөздән артык көрәшче көч сынашкан. Нәтиҗәдә, 35 килограммга кадәр яшь категориясендә Айдар Низамов (тренеры В.Майоров) - икенче, 54 килограммга кадәргеләрдән Егор Звонарев (Р.Лущиков) өченче урын алган. Иң яшь көрәшче Артур Маилян махсус призга ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев