Лениногорск трамплинчылары пьедесталның өч баскычын да биләде
Уткән ял көннәрендә Лениногорскида трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Татарстан республикасының ачык беренчелеге булып узды.
Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре А .В. Звягинцев истәлегенә багышланган иде. Ярышларда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Уфа шәһәрләреннән килгән 94 чаңгычы катнашты.
Республика беренчелеге 1 нче октябрьдә, төрле төбәкләрдән җыелган спортчыларның рәсми тренировкаларыннан башланып китте. Икенче көнне ярышларны ачу парады булды. Аны Татарстанның трамплиннан сикерү һәм чаңгы ярышлары федерациясенең региональ оешмасы президенты Энэс Вәлиев ачып җибәрде.
Шушы ук көнне чаңгыда ике төр ярышлар беренчелеге булды. Әлеге көч сынашуларда 2010 нчы елда туган малайлар арасында Лениногорск чаңгычысы Марсель Шәрәфиев 1 нче урынны яулады. Шушы ук елда туган кызлар арасында чыгыш ясаган безнең Ангелина Андреева 5 нче нәтиҗәне күрсәтте.
2004-2006 нчы елда туган спортчы егетләр арасында Максим Жаков – 1 нче, Кирилл Ибряев – 2 нче булдылар. Трамплиннан сикерү буенча, үз яшендәге чаңгычылар арасында Марсель Шәрәфиев шулай ук иң оста булуын исбатлады.
2004-2006 нчы елгылар арасында Лениногорск егетләре пьедесталның өч баскычын да биләделәр. 1 нче урында – Булат Галимов, 2 нче урында – Кирилл Ибряев, ә Марсель Шәрәфиев -3 нче урында. 2007-2009 нчы елгы спортчыларыбыз да сынатмады, Даниил Рохлин – беренче, Дмитрий Милослов икенче баскычка күтәрелделәр.
Ә кызлар арасында Ангелина Соловьева – 2 нче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев