Лениногорскилылар ГТО нормаларын тапшыра ала
28 октябрьдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул (ГТО)" бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестивале булачак. Анда мәктәп укучылары һәм теләге булган һәркем катнаша. Тугыз яшьтән башлап җитмештән өстәрәкләр дә үзләрен сыный ала. Катнашучылар спортның йөгерү, тартылу, озынлыкка сикерү, пневматик мылтыктан ату, йөзү кебек төрләрендә осталыкларын күрсәтәчәк. ГТО нормалары 1нче балалар-яшүсмерләр спорт...
28 октябрьдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул (ГТО)" бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестивале булачак.
Анда мәктәп укучылары һәм теләге булган һәркем катнаша. Тугыз яшьтән башлап җитмештән өстәрәкләр дә үзләрен сыный ала. Катнашучылар спортның йөгерү, тартылу, озынлыкка сикерү, пневматик мылтыктан ату, йөзү кебек төрләрендә осталыкларын күрсәтәчәк. ГТО нормалары 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында, "Яшьлек" спорт комплексында һәм бассейнда узачак.
ГТО нормаларын тапшыру өчен, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә заявка бирергә кирәк, үзегез белән табиб белешмәсе булу да мөһим.
Белешмәләр өчен телефон: 5-63-86.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев