Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Спорт мастеры программасында берьюлы ике җиңүче

Ленингорск спортчылары үз республикабыз һәм ил буенча үткәрелгән ярышларда гына катнашып калмыйча, еш кына үзебездә дә чит яклардан килгән спортчыларны кабул итәләр. Әле күптән түгел генә шушындый очрашуларның берсе булды.

Акробатик юлда һәм ике өлештән торган  кече-трамплинда сикерү буенча Лениногорск шәһәренең ачык беренчелегендә, хуҗаларның үзеннән тыш, Әлмәт, Яр Чаллы, Нурлат һәм Казаннан  килгән спортчылар катнашты. Ярышларда  спорт мастеры, беренче һәм икенче спорт разряды һәм үсмерләр арасында беренче һәм икенче разряд программалары буенча  чыгыш ясадылар.

Лениногорск акробатларының бәйге нәтиҗәләре уңышлы гына булды.

Акробатика юлында сикерүдә беренче спорт разряды программасында-  Сергей Перов, ә икенче разрядта – Артем Ганиев җиңде.

Ә кече-трамплинда сикерүләрдә спорт мастеры программасы  буенча чыгышларда беренче урынны Матвей Семенов һәм Илнар Хәсәншин бүлеште.

Беренче спорт разрядында  бу төр ярышларда да Сергей Перов җиңү яулады, икенче разряд буенча Даниил Неустроев –иң остасы булды.

Шәһәребездә спортның акробатика төре белән малайлар да, кызлар да күпләп шөгыльләнә.  Икенче  спорт разряды буенча кызлар арасында  Софья Чальцевага тиңнәр табылмады, Ә беренче үсмерләр разрядында Ксения Бермишева, икенче разрядта – Алинә Ризванова җиңүче булды. Малайлар арасында беренче үсмерләр разряды буенча  Дмитрий Удалов,  икенчесендә – Азамат Ризванов алга чыктылар.

 Ә өченче үсмерләр разряды программасы буенча Елизавета Звонарева һәм Матвей Попов беренчелекне бирмәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев