Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Тимәш кызлары – беренче

Шушы көннәрдә "Яшьлек" спорт комплексында "Мини-футбол - в школу!" бөтенроссия проектын тормышка ашыру максатыннан, республика чемпионатының зона этабы үтте. Анда 8 муниципаль районның егет һәм кызлар командасы катнашты. Бездән Тимәш һәм Чкалов исемендәге мәктәп, кунаклардан Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Нурлат, Ютазы һәм Азнакай шәһәре мәктәп командалары уйнады. Чемпионатны ачу парадында...

Шушы көннәрдә "Яшьлек" спорт комплексында "Мини-футбол - в школу!" бөтенроссия проектын тормышка ашыру максатыннан, республика чемпионатының зона этабы үтте. Анда 8 муниципаль районның егет һәм кызлар командасы катнашты. Бездән Тимәш һәм Чкалов исемендәге мәктәп, кунаклардан Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Нурлат, Ютазы һәм Азнакай шәһәре мәктәп командалары уйнады.

Чемпионатны ачу парадында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина, ТР мини-футбол федерациясе буенча комитет рәисе Сергей Рожков (баш судья), Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин бар иде. Алар һәр команданың ничек уйнавын күзәтеп, гадел урын бирергә тырышты.

Чемпионатны ачу тантанасында шәһәребезнең спорт мәктәбеннән килгән кызлар, барысының да игътибарын җәлеп итеп, җиңел атлетика буенча гимнастик күнегүләр күрсәтте. Алар залда җыелган укучыларның алкышына лаек булды. Янәшә утырган егет-кызларның: "Без болай булдыра алыр идек микән?" - дигән соклану сүзләре моңа ачык мисал иде.

Безнең муниципаль район мәктәпләре спорт ярышларында алдынгы урыннарны алып килә. Бу юлы да сынатмадылар. Тимәш мәктәбе кызлары (укытучылары Г.Вәлиева) бөгелмәлеләрне 2:0 исәбе белән "чиста" җиңүгә ирешеп, беренче урынга лаек булды. Алар инде берничә ел алдынгы урында баралар, былтыр мәсәлән, Баулыда узган ярышта ничьяга уйнап, очколары буенча икенче булганнар иде. Әлеге кызларга уңышлар телисе генә кала, чөнки аларны республика күләмендәге ярышлар көтә.

Егетләр дә сынатмады. "А" төркемендәгеләр арасында Чкалов исемендәге мәктәп футболчылары, Бөгелмә (I урын) һәм Мөслим (II урын) укучыларыннан гына калышып, өченче урынны алды.

Менә бит нинди спортчылар үсә бездә. Җиңүче командаларның һәрберсенә медаль һәм кубок тапшырылды. Ел ахырында җиңүчеләргә футбол буенча федерация тарафыннан футбол туплары кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев