Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Югары дәрәҗәдә үтте

Сочида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия кубогы этабы үтте. Ул Сочида булачак Олимпия уеннарына трамплиннарны әзерләү максатыннан тест рәвешендә үтүче чаралар кысасында узды. Анда Лениногорскидан "очучы" җитез егетләребез, республиканың спорт мастерлары Андрей Ивановский һәм Артем Кащеев катнашты. Андрей - VIII урынны, ә Артем - IX урынны алды. Беренче трамплин рекордын...

Сочида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия кубогы этабы үтте. Ул Сочида булачак Олимпия уеннарына трамплиннарны әзерләү максатыннан тест рәвешендә үтүче чаралар кысасында узды.

Анда Лениногорскидан "очучы" җитез егетләребез, республиканың спорт мастерлары Андрей Ивановский һәм Артем Кащеев катнашты. Андрей - VIII урынны, ә Артем - IX урынны алды. Беренче трамплин рекордын (139 метр) Уфадан Илмир Хазетдинов куйды.
Сочида, катлаулы геодезия шартлары булса да, тиз арада К-125 метрлы трамплин сафка баскан. Шул ук вакытта К-95 метрлы трамплинны, күтәргечләрне, хөкемдарлар өчен махсус урын - өйчекләр, трибуналар, кунакханәләр төзү тулы куәтенә бара. Олимпия объектлары төзү масштабы киң. Биредә 700ләп кеше һәр көнне ике-өч сменада эшли. Иң яңа, заманча технологияләр кулланыла. Австрия, Норвегия, Финляндия, Германиядән килгән әйдәп баручы белгечләр трамплин комплексларын төзүне карап-күзәтеп тора. Тикмәгә генә катнашучы спортчылар "бик әйбәт", дигән бәя куймаганнардыр.
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: спортчыларны, тренерлар һәм хөкемдарларны каршы алу иң югары дәрәҗәдә үтте. Ачылу тантанасына инвесторлар, подрядчылар һәм мәртәбәле кунаклар киләгән иде.
Әлбәттә, барысы да искиткеч яхшы оештырылган, төзелгән. Үз күзләребез белән шундый спорт корылмаларын күргәч, бездә - Лениногорскида шуңа бераз гына охшаш булса да корылмалар булырмы икән, дип хыялландык. Хыялда гына калмыйча, тормышка ашырылсын иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин