Ала карга кешегә һөҗүм итәме?
– Бер көнне тирә якка сокланып, өйгә кайтып барам. Күзем балалар мәйданчыгында ялгыз гына утыручы ала каргага төште. Нигә шулай әллә кем булып утыра икән дип үтеп киттем. Берничә адым гына атлаган идем, башыма очып килеп кунмасынмы? Нәрсә бу дип шаккаттып басып торам. Теге урында утырган кош юк, әһә, минәйтәм шул бу. Тәпи тырнакларының үткенлеген тойдым. Шул арада чукып алырга да өлгерде. Кулымдагы пакетым белән җиргә очыртып төшердем. Тик тынычланырга теләми, тагын миңа таба ачу белән килә башлады. Әстәгъфирулла, мондый хәлләр дә буламыни?
Сиринә Хафизова, Казан.