Лениногорскида табиб рәвешендәге мошенник пәйда булган
Шәһәрдә яшәүче 1933 елгы пенсионер әби полициянең дежур бүлегенә үзен алдауларын хәбәр итә.
Аның сөйләвенчә, фатирына 30-35 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз кереп, үзен үзәк хастаханә хезмәткәре дип таныштыра. Амбулатор картасын караган була, аннан иске акчалар яңага алышына дип алдап, әбинең 56 мең сум акчасын алып юкка чыга.