Бер әбинең 70 мең сум акчасы "очкан"
Казанда яшәүче 74 яшьлек әби-карчык телефон аша алдаучыларның кармагына эләккән.
Аның өй телефонына билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре, дип таныштырып, әбигә оныгының кыен хәлдә калуын җиткерә. Мошенниклар, пенсионер карчыкның оныгы машинасы белән кеше бәрдерүен, моның өчен аңа җинаять җаваплылыгы янавы турында хәбәр итә. Ләкин эшне 100 мең...