Алимент тег белән яңалыклар
-
Быел Татарстан приставлары алимент буенча бурычларны өч тапкыр артыграк җыйган
Алимент буенча бурычлы кешеләрнең күпчелеген 30-42 яшьлек ир-атлар тәшкил итә.
-
Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән
“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте.
-
Эльмира Зарипова алимент түләмәгән өчен җәзалар турында сөйләде
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатты.
-
Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән
Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән.
-
Алимент түләмәүчеләрне мәҗбүри эшләтәләр
Чаллыда бер ир-атны машина йөртүдә чикләүләре булганга тоткарлыйлар. Җитмәсә, аның алимент түләмәгәнлеге дә ачыклана, дип яза "Интертат ру" сайты. Судта әлеге ир-атка 40 сәгать мәҗбүри эшләргә дигән карар чыгаралар. Якын арада ул шәһәр урамында кар чистартыр, дип көтелә. Ел башыннан республикада суд приставлары шундый эчтәлектә 250 карар чыгарган.
-
Алимент түләүдән качсаң – кулга алынырсың
2014 елда татарстанда алимент түләүдән качып йөрү очраклары буенча 1091 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итте. Россия Җинаять кодексының 157 нче маддәсе нигезендә, алимент түләмәүчеләрне бер елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшкә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Моннан тыш, аларның 3 айга кадәр кулга...