Лениногорскийның алдынгы комбайнчысы
Комбайннар парадында алдынгы комбайнчы Алмаз Саримов белән сөйләшеп алдык.
Шикләнмичә алдынгы, дип яза алам. Исем-фамилиясен әйткәч, «таныш исем» дип уйлап куйган идем. Соңыннан редакциягә кайткач, узган елгы «Заман сулышы» төпләмәсен алып карагач, аның «Кыр батырлары» исемлегендә һәрвакыт язылганын күрдем. Әйе, Алмаз абый узган ел 25 мең центнер ашлык суктырган. Быел,...