Алсу Ризванова: «Кул эшләре минем өчен кадерле»
Писмәндә яшәүче Алсу Ризвановаларның өенә килеп керүгә, җептән бәйләгән мультфильм геройлары, пинеткалар һәм кулдан ясалган сувенирлар каршы алды. Алар шулкадәр күп, әйтерсең, көн саен нинди дә булса кул эшләнмәсе барлыкка килеп тора.
- Юк, аларны бәйләргә, ясарга вакыт күп китә. Шулар белән генә шөгыльләнмисең бит. Бигрәк тә хәзер, кечкенә кызым...