Лениногорскиның Урмышлы егете “Алтын барс” алган
Урмышлы авылы егете Рамил Галимҗанов Казанда үткән "Татар җыры - 2013" фестивалендә "Алтын барс" сыны белән бүләкләнде.
Бу көннәрдә урмышлылар шау килде. Тамашаны карый алганнар тәэсирләре белән уртаклашты, карамаганнар кат-кат сорашты. Фестивальне шимбә көнне ТМТV-каналы аша туры эфирда күрсәткәннәр.
Гадәттәгечә, алып баручылар ачып җибәреп, Айдар Галимов бер җыр башкаруга, беренче...