Лениногорск районы буенча "Алтын дага" туристлык маршруты үтәчәк
Лениногорск районында Фәрит Нәбиуллинның атлар фермасында"Алтын дага" туристлык маршруты программасын төзүчеләр булып китте.
Ферма Түбән һәм Югары Каран авыллары арасында урнашкан. Эшче төркем составында ТР Сәүдә-промышленность палатасының административ советы рәисе , әлеге маршрутның инициаторы Азат Шәйхетдинов, Әлмәт, Актаныш, Баулы һәм Сарман районы вәкилләре катнашты. Кунаклар ат чабышларын карады, атта йөрү...