Татарстанда 823 тоткын амнистиягә эләккән
Татарстанда хөкем ителүче 823 кеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән.
Алар арасында 700 кеше - төзәтү колониясендә, берсе - тәрбия колониясендә, 122се республиканың тикшерү изоляторында булган. Амнистиягә күбесенчә җәза вакыты чыгарга бер елдан азрак калучылар эләккән.
Шулай итеп, Бөек Җиңү көне уңаеннан 24 апрельдә игълан ителгән...