Киев татарларының “Талир” ансамбле
Киев шәһәрендәге "Татар йорты"ның зур ишек алдына биредә яшәүче татарлар бик еш җыела. Алар анда үзара аралашу, киңәшләшү, татар җырларын тыңлау өчен очрашуга килә.
Моннан 20 ел элек, бары үзләре өчен, телебезне онытмас өчен җырлый башлый Татарстанның төрле районнарыннан килгән Гүзәл, Әлфия, Тәнзилә исемле кызлар. Киевта яшәүче татарларны барлап -...