Апасының сөйгәне сеңлесенә насыйп булды
Гөлүсә белән Лилия гаиләдә апалы-сеңелле кызлар, яшь аралары да бер ел гына. Бер әти-әнидән тусалар да, төс-кыяфәтләре аерыла: Гөлүсә – кара чәчле, көрән күзле, холкы ягыннан бик басынкы, оялчан. Лилия исә апасының капма-каршысы – сап-сары чәчле, зәңгәр күзле. Холкы да Гөлүсәнеке кебек түгел: ут чәчрәп тора, кирәк чагында үз сүзен әйтә белә, бик чая.