«Атны чыбыркылап түгел, шикәр ашатып өйрәтергә кирәк»
Атлар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр безнең районда әллә ни күп түгел, саный китсәң - кул бармаклары да җитәдер. Аларның берсе - Иске Шөгер авылында яшәүче Әмир абый Сәйфетдинов.
Үзе әйтмешли, ул туганнан бирле атта. Яңа Шөгердә туып-үскән егет гаиләсе атсыз тормышны күз алдына да китерә алмый: кечкенәдән алар янында. Бахбайларны җигәргә...