Автобус тег белән яңалыклар
-
Әлмәттә ПАЗ автобус йөртүчесе баланы бәрдерде
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле имгәнгән.
-
Татарстан прокуратурасы пассажирлар ташучыларны тикшерә
Тикшерү республиканың бөтен территориясендә узачак, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары җәлеп ителәчәк.
-
Лениногорскида яңа автобуслар барлыкка килде
Лениногорскида яңа «Камаз-Bravis» автобуслары барлыкка килде. Алар метан белән эшли. Шушы көннәрдә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов автобусларны карап чыкты һәм аларга югары бәя бирде. Тиздән яңа автобуслар үз эшенә керешер, дип ышанасы килә. http://len-journal.ru
-
Татарстан балалары утырган микроавтобус һәлакәткә юлыккан (+ФОТО)
Яшь спортчыларның Казахстанга барышы булган. Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә. Ул вакытта автобуста 10-15...
-
Яңа Сережкино юлында автобус читкә ауган
Яңа Сережкино авылы янында пассажир автобусы кюветка төшеп киткән. Шуның аркасында биш кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Зыян күрүчеләр арасында 2006 һәм 2008 елгы ике бала да бар. Ике олы кеше - Бөгелмә районы үзәк хастаханәсенә, өчесе, шул исәптән 2 бала - Лениногорск хастаханәсенә озатылган.
-
Лениногорскида автобус йөртүчеләргә рәхмәт сүзе
Газетыбызның 5 декабрь санында шәһәрдә автобуслар йөреше белән бәйле үзгәрешләр турында мәкалә басылып чыккан иде. Анда бу эшкә бөгелмәле ике эшмәкәр алынуы турында хәбәр иттек. Шуның берсе Фердинанд Кәлимуллинның мәчет картлары сүзен тыңлап, автобусны аларга җайлырак вакытка китерергә сүз бирүе турында да язган идек. Шушы көннәрдә редакциягә мәчет картлары исеменнән...
-
Лениногорскида яңа автобус тукталышлары барлыкка килде
Шәһәрдә дүрт яңа автобус тукталышы пәйда булды. Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев сүзләренчә, якын арада тагын шундый сигез өр-яңа тукталыш урнаштырылачак. Аларны төзү һәм урнаштыру эшләре белән Казанның "РИОСАТ-строй" җәмгыяте шөгыльләнә. Халыкка уңайлы булсын өчен, аларда автобусларның хәрәкәт итү графигы да урнаштырылачак.
-
Елмай!
Казан урамы буйлап троллейбус бара. Шофер тукталышларны хәбәр итә: -Киләсе тукталыш - Гарифьянов урамы. Тукталышны үтәләр, чираттагысына җитәләр. Шофер: -Бу тукталыш Сыртланов урамы була. Алдагысы Касыймовлар урамы. Шунда троллейбус йөртүче янына бер түбәтәйле бабай килә дә: -Улым, минем фамилиям Хәбибуллин. Минем тукталыш кайчан булыр икән?