Авыл хатыны булып карагыз
«Заман сулышы» газетының бер санында "Авыл хатынының бер иртәсе" мәкаләсе басылып чыккан иде. Лия сеңелем бөтен нечкәлекләрен язса да, телгә алмый калган эшләре дә бар әле авыл хатынының.
Ирне эшкә озатасы, каникулда булу сәбәпле йоклап калган балаларга ашарга әзерләп калдырасы бар. Сөтне аертып өлгермәгән көннәрдә район үзәгенә илтүче сөт җыючыга...