Табиблар тәрәзәдән егылып төшкән 4 баланың гомере өчен көрәшә
Җәй җитү белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта. Соңгы атнада гына да республикада шундый дүрт очрак теркәлгән.
Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген тәрәзәдән егылып төшкән 4 сабыйның гомере өчен көрәшәләр. Күпчелеге биш яшьтән кечерәк балалар, мизгел эчендә караучысыз калулары аркасында бәлага тарыганнар.
Шундый хәлләрнең берсе 18 майда Саба районында...