Балаларның яшь аермасы күпме булырга тиеш?
– Бигрәк тиз таптың син балаларны, рәхәтләнеп яратып та калып булмады, – ди миңа ирем еш кына.
Әйтерсең лә, бала табу миннән генә тора!
Ләкин аның белән килешми дә булмый. Безнең беренче бала белән икенчесенең арасы нибары – 1 яшь тә бер ай, беренчесе белән өченчесе арасы – 6 ел. Ике олысының үскәне, чынлап та, сизелми дә калды. Ярый әле төпчек бар – кечкенә бәби сөю тансык хәзер!