Лениногорскида батып үлүченең кем булуы ачыкланган
Якшәмбе Иске Писмән күлендә батып үлгән ирнең кем булуы ачыкланган. Ул - 1956 елгы, Самара өлкәсенең Шанталы районыннан.
Бездәге "Восходящая Заря"да эшләгән. Яр кырыенда аның киемнәре, ә алар өстендә халыкта "фанфурик" дип йөртелүче эчемлектән булган шешәләр калган. Янәшәсендә кызынып ятучылар да аның "салмыш" булуын раслады, ди Гадәттән тыш хәлләр бүлеге...