Барыбыз да йөгердек
Үткән шимбәдә меңнән артык лениногорскилы "Милләтләр кроссы - 2014" йөгерү көненә кушылды.
Һава торышының уңай торуы да йөгерүчеләргә ярдәм итте. "Яшьлек" спорткомплексы территориясе спортчы-ветераннар, профессионал спортчылар, мәктәп һәм уку йортларында укучылар, предприятие-оешма хезмәткәрләреннән гөж килеп торды. Йөгерешчеләр биш яшь төркеменә бүленде, ир-атлар - ике, хатын-кызлар бер чакрым араны йөгерде.