Качаклар бездә дә бар
Федераль миграция хезмәтенең Лениногорск бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта безнең район һәм шәһәрдә Украинадан күчеп килгән 39 кеше миграцион теркәлү узып яши.
Шуларның алтысы - 18 яшькәчә булган балалар. Биш кеше мәҗбүри рәвештә күчеп килүче статусын алу өчен гариза биргән. "Яшәү урыннарын алыштырырга туры килгән украиннар бөтенесе дә тору...