Лениногорскида борча азган
Шәһәрлеләр борча тешләүдән бик нык зарлана башлаган.
Гигиена һәи эпидемиология үзәгенең бездәге филиалы табиблары хәбәр итүенчә, борчаны төп таратучылар - песиләр, таралу урыны - подвал. Алар халыкка, торак - коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә подвалларыгызны карап-җыеп торыгыз, песиләрнең керү юлларын каплагыз, дип мөрәҗәгать итә. Чөнки чисталык сакланмаганда, дезинсекцияләүнең дә файдасы булмаячак.