Буран тег белән яңалыклар
-
Казанда котыра, безгә дә килеп җитәр
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта башкалада буран котыра, көчле җил, кар ява. Мәскәүнең кар-бураннары килеп җитте, Лениногорскига да озак көттермәс. Хәзерге вакытта бездә көчле җил. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тизлекне 40 км/сәгатьтән арттырмаска, торак пунктлардан читкә чыкмаска, балаларны үзләрен генә калдырмаска киңәш итә.
-
Бүгенге кар-буранга Лениногорск автомобильчеләре әзер түгел (ФОТОЛАР)
Социаль челтәрләрдә куелган фотоларны карасың, шәһәр һәм район юлларында бүген хәл бик начар: бәрелешүчеләр, юл кырыена төшеп китүчеләр бар...
-
Татарстанда "Буран" операциясе кертелде
Әлеге карар ТР да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү,янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты Федераль һәм региональ дәрәҗәдәге юлларны конитрольдә тоту өчен оператив штаб төзелгән. Синоптиклар мәгълүматына карасаң, иртәгә дә кар һәм буран көтелә. Кичектергесез булмаганда юлга чыкмаска, юл...
-
Бүген Лениногорскида “Буран” планы игълан ителде
Бүген - 17 гыйнвар көнне Лениногорск карга күмелде. Район һәм шәһәрдә яшәүчеләр кышның көчен сизде: машиналар чыга алмый, сукмак юк, тез тиңентен карга батып, балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә озаттык та, эшкә килдек. Төн эчендә бөтен юлларны тутырганга, махсус техника чистартырга өлгермәгәнгә, бүген Лениногорскида "Буран" планы игълан ителде. "Төзекләндерү һәм яшелләндерү"...
-
Лениногорскида буран чыгарга җыена
Татарстан синоптиклары көчле җил, буран турында кисәтә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, республика территориясендә 15 - 20 м/с тизлектә бик көчле көньяк җиле, күрү мөмкинлеге 500 метр булган буран көтелә.