Бушлай бензин өчен чишенгән Чаллы кызын эшеннән азат итәләр
Ул автозаправкаларның берсендә, акция шарты буенча су коену киемендә килеп, бушлай 30 литр бензин алган.
Чаллыда яшәүчене "Наиком" автозаправка станциясендә бикинида бензин салырга килгән өчен эштән азат итәләр. Бу хакта җирле Chelny-biz.ru. интернет-портал хәбәр итә.
Бушлай бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотографияләре күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль...