Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арткан
Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 10 % ка арткан.
1 октябрьдән окладка өстәмә 10 % түли башлаячаклар.
Бу түләүләр мәдәният, мәгариф, сәнгать, спорт, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Әлмәт хезмәткәрләренең дә хезмәт хакы 10 % ка артачак, дип белдерделәр Министрлар кабинетында.