Часы тег белән яңалыклар
-
Тагын сәгать күчерү хакында
Иртәгә Татарстанда сәгать язмышы хәл ителәчәк - Дәүләт Советы депутатлары республикада сәгать поясын алмаштыру зарурлыгы мәсьәләсен караячак. Утырыш 14 сәгатьтә башлана. Исегезгә төшерәбез: узган җәй Интернетта берәүләр петиция язып, Владимир Путиннан Татарстанда сәгать укларын бер сәгатькә алга күчерүне сораган иде. Бу инициативага каршы булучылар да аз түгел. Ә сез моңа...
-
Сез сәгать телләрен күчерү яклымы?
Без инде сәгать телләрен күчерүгә ияләнеп беткән идек. Тормышлар да ничектер шуңа карап үз көен алган иде. Вакытны күчерми башлагач, кыенлашты. Күпчелек кеше вакытны бер сәгатькә алга күчерергә кирәк, бу электр энергиясен экономияләргә, халык куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, фикерләрегезне языгыз.