Лениногорскида “Хәбибуллин” фермер хуҗалыгы чәчүне төгәлләгән
Районда беренчеләрдән булып, "Хәбибуллин Ф.З" крестьян-фермер хуҗалыгы иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләде.
Бүгенге көндә 580 гектар мәйданда чәчелгән бөртекләр уңайлы һава торышы буласына ышанып, җир "юрганына төренеп ята". 150 гектарында - бодай, 130 гектарында - арпа, солы - 120 гектарда, берьеллык үләннәр - 110 гектарда һәм 70 гектарда - терлек...