Чисталыкка битараф булмаска иде
1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. Шуның кысаларында һәр муниципалитетка шәһәр һәм район урамнарын чүп-чардан арындыру бурычы йөкләнде. Сишәмбе исә санитар көн буларак билгеләнеп, оешма-предприятие хезмәтчәннәренә урамнарны тәртипкә китерү бурычы йөкләнде.
Тирә-ягыбызның чисталыгы без, газет хезмәткәрләрен аеруча борчый. Шуңа урамнарны чүп-чардан арындыру мәсьәләсен аерым контрольгә алдык. Узган сишәмбе...