Үзенчәлекле өчпочмак камыры
Өчпочмак камырын һәрбер хуҗабикә үзенчә ясый.
Камырның нинди дәрәҗәдә уңышлы килеп чыгуы, аның ингредиентларыннан гына түгел, ничек басылуына да, хәтта камыр басучы кешенең эчке халәтенә дә бәйле дияр идем.
Камыр баса башлаганда якыннарыңны һәм билгеле инде- үзеңне дә, тәмле ризык белән сыйларга теләү уе, гомумән уйлар да матур булырга тиеш дип саныйм.