Әдилә СӘФӘРОВА: “Бала туган саен, тормышның бәрәкәте арта”
Әдилә СӘФӘРОВА безгә “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруын алып баручы, газеталарга төрле мәкаләләр язучы журналист буларак яхшы таныш. Ул гел эзләнүдә, һәрчак нидер белән кызыксына. Әле Әдиләнең кадр артында без белмәгән башка эшләре дә җитәрлек. Барысына да өлгерә. Һәм зарланмый! Үзе әйткәнчә, план белән эшләгәндә, һәр нәрсәгә җитешеп була!