Давыл эзләре буйлап...
Апрель аеның соңгы төне Урдалы авылы халкы өчен көтелмәгән бәла-каза алып килде.
Төнге сәгать уникедә кинәт башланган яшенле яңгыр, җил-давыл күтәрде. Авылның социаль объектлары белән шәхси хуҗалыкларның каралты-кураларына шактый зыян килгән. Көчле җилдән Мәдәният йорты белән фельдшер-акушерлык пунктының, унбишләп хуҗалыктагы каралты-кураның түбәләре каерылган. Ут баганаларындагы электр чыбыкларына да зарар килгән....