Америка галиме татар гармуны буенча диссертациясен язган
2015 нче елның 17 ноябрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланылды.
Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителде ("Казан татарлары традицион мәдәниятендә гармун"). Вакыйганың мөһимлеге шулай ук авторның нинди шәхес булуыннан да гыйбәрәт.
Пол Уолтер Куйвинен - Америка кешесе. Татар телен махсус өйрәнеп,...